Урыссу балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре мәктәптә булдылар

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге волонтерлар мәктәп укучы-волонтерларында кунакта булдылар!

 

Балалар бакчасының һәм 2нче санлы  мәктәпнең дәвамлылык планын тормышка ашыру максатында волонтер-укучылар белән очрашу булды.

 

Мәктәп укучылары балаларны яңа төшенчәләр, волонтерлык хәрәкәте тарихы һәм волонтерлык оешмалары эшчәнлеге белән таныштырдылар.

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар волонтерның кешеләргә, хайваннарга ярдәм кулын сузарга әзер торучы, агачлар утыртуда, бистәбезне җыештыруда ярдәм итүче кеше икәнен белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International