28 гыйнварда Азнакайда «Блиц» буенча 2024 елда Азнакай муниципаль районы беренчелегенең икенче этабы узды.
Ярышларда Ютазы районыннан Балалар иҗаты үзәгенең «Белая ладья» берләшмәсе укучылары Зәйдуллин Илнар, Шәрәфиев Әмир, Ихсанова Ләйсән, шулай ук өстәмә белем бирү педагогы Регина Сәетгәрәева катнашты.
Район шахматчылары партияләрне бик яхшы уйнадылар. Турнир нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар игълан ителде:
«Егетләр» категориясе арасында беренче урын — Илнар Зәйдуллин.
«Малайлар» категориясендә беренче урын — Әмир Шәрәфиев.
«Хатын-кызлар» категориясендә беренче урын — Регина Сәетгәрәева.
Ләйсән Ихсанова беренче катнашу өчен бик яхшы нәтиҗә күрсәтте — рейтингка 5 очко өстәлде.
Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.