Урыссу бистәсендә гомер итүче Мария Ивановна Горбунова үзенең юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бу шат күңелле хатын-кызга 90 яшь тулуына ышанып та булмый.

 

Туган көнендә Мария Ивановна туганнарыннан һәм якыннарыннан гына түгел, район җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте. Район башлыгы исеменнән Мария Горбунованы юбилее белән мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов котлады. Туган көненә үзенең иң изге теләкләрен җиткереп, ул аңа чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм «Ютазы районының 30 еллыгы» медален тапшырды.

 

 

Мария Горбунова Мөслим районының Горбуновка авылында туган. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, башта туган авылында сәламәтлек пункты мөдире булып эшли. Аннары Александр Горбуновка кияүгә чыга, һәм 1965 елда алар Урыссуга күченәләр. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мария Ивановнаның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

 

 

Мария Ивановнаның язмышы ул авыр елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаш. Аның балачагы һәм яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ныклы характеры һәм тырышлыгы аңа һәрвакыт тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Мария Горбунова үзен бик тә бәхетле дип саный. Ул яшьлек хыялын томышка ашыра - табиб була. Күп еллар Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны исеменә ия.

 Мария Ивановнага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International