Ирина Садыйкова Урыссу авыл җирлегендә эшләп килүче «Таң» җәмгыяте терлекчесе.
Ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең төбәк өлешендә җиңү яулады. Бу хакта әлеге бәйге баручы Зәй шәһәреннән район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова хәбәр итте. Ул Ирина Садыйкованың биш бала анасы булуын билгеләп үтте. Өстәвенә, Ирина искиткеч хуҗабикә һәм җаваплы хезмәткәр дә. Мондый әһәмиятле бәйгедә, нәкъ менә «Хатын-кыз — ана» номинациясендә җиңү, һичшиксез, дәрәҗәле һәм хөрмәткә лаек гамәл. Якташыбызны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Роза ИСКАНДЕР
Тулырак: https://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/iske-uryssuda-iasauce-zaida-inu-iaulady