Көрәш-Бүләк авылында Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз рядовой Салават Вәлиуллин белән хушлаштылар

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Салават Фәтхелислам улы күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Бүләкне хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Фәнүс Шәйдуллин һәлак булган сугышчының әнисенә тапшырды.

 

Сугышчы белән хушлашу аның туган йорты ишегалдында үтте Салават белән хушлашырга туганнары, дуслары һәм Ютазы районы халкы килде.

 

Салаватны барлык авылдашлары җылылык белән искә алалар. Алар әйтүенчә, ул актив, аралашучан булган һәм авыр минутларда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган.

 

Район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашты.

 

Зиратта, хушлашу тантанасыннан соң, почет каравылы  өч тапкыр залп белән коралдаш иптәше белән хушлашты.

 

Салаватның батырлыгы безнең хәтердә һәм күңелләрдә мәңге сакланачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык һәм горурлык үрнәге булачак.

 

Геройга мәңгелек дан һәм истәлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International