Анда башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча төп доклад белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова чыгыш ясады. Бүгенге көндә ЗАГС бүлеге халыкка 12 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Хисап чорында 545 гражданлык хәле акты теркәлгән. Шуларның 123е туу турында акт, бу узган чорга караганда 11гә кимрәк.
2023 елда 50 пар никахлашкан, ә 64 гаилә никахларын өзгән.
2023 елда ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан 282 үлем турында акт төзелгән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән 7% ка югарырак.
Гаилә һәм никах институтының социаль статусын күтәрү максатыннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре социаль блок учреждениеләре белән берлектә ел саен бергә яшәүче юбилярларны хөрмәтләү, яшь гражданнарга паспортлар тапшыру, мәктәп укучылары белән очрашу, халыкара гаилә көненә һәм Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үткәрә.
2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен алга этәрү буенча зур эш планлаштыралар.
Киңәшмә барышында Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча оператив хәл турында доклад, Урыссу үзәк район хастаханәсе эше турында мәгълүмат, башкарма комитет җитәкчеләренең һәм бүлек башлыкларының агымдагы эше турында хисаплар тыңланды, алдагы атнага бурычлар куелды.