Урыссу гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Зарипова Алина татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды (укытучысы Садыйкова Фирүзә Илькамовна). Йосыпова Раилә (10 класс, Урыссу гимназиясе, укытучысы Ахунова Венера Сәлих кызы), Фәйзрахманов Ильяс (6 класс, Урыссу гимназиясе, укытучысы Садыйкова Фирүзә Илькам кызы) һәм Багаува Азалия (6 класс, Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе, укытучысы Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы) татар теле буенча призерлар булдылар.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләрегезне телибез!