«Партия десанты» проектын тормышка ашыру кысаларында Ютазы муниципаль районы Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Гөлназ Валериевна Кубашева, халыкка почта хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, Әбсәләм авылының почта элемтәсе бүлекчәсендә булды. Почта бинасы 2023 елда капиталь ремонтланды. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандус урнаштырылды. Ремонт нәтиҗәсендә уңайлы, функциональ бина барлыкка килде Почта бүлекчәсе халык арасында зур ихтыяҗ белән файдалана. Нәтиҗәдә, Гөлназ Валериевна почта элемтәсенең сыйфатлы эшләвен билгеләп үтте.