Ел саен 2 февральдә Хәрби дан көннәренең берсе — Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә.
Сталинград сугышы 1943 елда була һәм тарихта икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч сугышларының берсе буларак билгеле.
Бу дата алдыннан, Үзәк балалар китапханәсендә коррекцион мәктәп-интернат укучылары өчен тарих дәресе узды.
Китапханәче Заһретдинова Кадрия балаларга Бөек сугыш турында, сугыш елларында өлкәннәр белән бергә фронтларда һәм дошман тылында балаларның ничек көрәшүе турында күп тарихи фактлар сөйләде.
«Сталинград» видеоролигыннан өзекне карау Бөек Ватан сугышының бөтен дәһшәтен ачык итеп күрсәтте.
Чара ахырында «Утлы көннәр истәлеге» китап күргәзмәсе каралды.