Бәйрәкә мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы ачылу көнендә Бәйрәкә авылының башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде.

 

Ярышлар «Без бер зур гаилә» девизы астында узды.

 

«Күңелле стартлар» программасы бик бай булды. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны берләштерде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International