Кәрәкәшле авылы китапханәсе Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Кәрәкәшле авылы китапханәсе Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 81 еллыгына багышланган «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды.

 

Акцияне оештыручы – «Балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы» Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесе.

 

Китапханә мөдире балаларга акция тарихы турында сөйләде. Шулай ук яшь укучыларны сугыш елларының тарихи фактлары, батыр сугышчылар турында таныштырды. 1942 елның 5 апрелендә ТАССРның Ютазы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырылган авылдашыбыз Вәлиев Зәки Бакый улын искә алдылар.

 

Зәки Вәлиев 101 гаубицалы артиллерия полкында кызылармеец, кече сержант, гвардия сержанты булып хезмәт итә. Сугышчан казанышлары өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була: Кызыл Йолдыз ордены, «Сталинградны саклаган өчен» медале, «Батырлык өчен» медале, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.

 

Чара ахырында балалар Сергей Алексеевның «Утыз өч батыр», «Усал фамилия», Владимир Богомоловның «Сталинградны саклаган өчен», Юрий Кузнецовның «Сталинград хроникасы. Оборона.» поэмасыннан өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International