Террорчы булып тумыйлар: социаль челтәрләрдә урнаштырылган постлар һәм фотолар буенча экстремистлар яшь кешенең кризис хәлен җиңел генә ачыклый ала.
Бу хакта районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл барышында террорчылыкка каршы комиссия секретаре Руслан Нигъмәтуллин хәбәр итте. Руслан Нигъмәтуллин һәм мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов җитәкчелегендә түгәрәк өстәл уздыру, педагогларга үз тәрбияләнүчеләренә карата җаваплылыкның артуы турында тагын бер тапкыр искә төшерү кирәклеге белән бәйле.
Әбсәләм, Ютазы һәм Каразирек мәктәпләре директорлары үз белем бирү учреждениеләрендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча эшнең ничек оештырылганын, террорчылыкка каршы яклау, уку-күнекмә эвакуациясе белән бәйле хәл турында сөйләделәр.
Сүз шулай ук яшьләрнең социаль челтәрләр аша ныклы булмаган акылларына үтеп керә торган экстремизм һәм терроризм идеологиясе турында барды. Руслан Нигъмәтуллин балаларның ата-аналары һәм педагоглар тарафыннан социаль челтәрләрне мониторинглауның мөһимлеген ассызыклады — балалар нинди постлар урнаштыра, нинди интернет-мәйданчыкларны өстен күрә.
Сер түгел, өлкән яшьтәгеләр арасында да диван тәнкыйтьчеләре бар, аларның ялгыш уй-фикерләре бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Яхшы психологлар буларак, экстремистик төркем әгъзалары «караңгылыкта яшеренгән җаннарны» җиңел генә танып белә ала. Ягъни, социаль челтәрләрдә вакыт үткәрү, яңа мәгълүмат белән танышу, кеше файдасына да булырга мөмкин. Шул ук вакытта шул ук интернет яшьләрне экстремистик челтәрләргә җәлеп итү коралы була ала. Шуңа күрә, педагоглар, балаларның ата-аналары, район башкарма комитеты каршында эшләүче террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары үсеп килүче буын вәкилләренә бик игътибарлы булырга тиеш, дип яңгырады түгәрәк өстәл вакытында.
Мәгариф учреждениесе позициясеннән радикаль-деструктив идеологлар ягыннан барган агрессиягә ничек каршы торырга мөмкин? — дип түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын Руслан Нигъмәтуллин җәлеп итте. — Биредә төп өч юнәлеш аерыла. Беренче чиратта мәктәп эскәмиясеннән үк деструктив идеологияләргә тотрыклы иммунитет формалаштыру мөһим. Икенчедән, яшьләр тирәлегенә тискәре күренешләрнең үтеп керүен кисәтү буенча профилактик эш алып бару кирәк. Өченчедән – тәрбияләнүчеләр нинди интернет-ресурсларны өстен күрә, мониторинг үткәрү.
Руслан Нигъмәтуллин искәрткәнчә, яшьләр экстремистик мәдәниятләрнең күпчелеген тәшкил итә. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге аралыкта экстремистик идеяләрне үзләштерү өчен иң куркыныч дип санала. Нәкъ менә шушы яшькә гаделлеккә ышану, тормыш мәгънәсен эзләү хас. Шуңа күрә укучылар арасында мәгълүмати-агарту эшенең нәтиҗәлелеген, ата-аналар җыелышларында аңлату эшен, тематик сыйныф сәгатьләрен һәм акцияләрен һич тә киметергә ярамый.