«Батыр» спорт комплексында кызлар командалары арасында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы узды.
Ярышта районның алты мәктәп командасы катнашты: «Урыссу гимназиясе», Ютазы мәктәбе, Урыссуның 2нче санлы мәктәбе, Урыссуның 3нче санлы мәктәбе, Каразирек һәм Иске Урыссу мәктәпләре.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Урыссуның 2нче санлы мәктәбе;
2 урын – Урыссуның 3нче санлы мәктәбе;
3 урын – Ютазы мәктәбе.