Чаңгы узышлары буенча ярышларда төрле яшь категорияләрендәге 103 кеше катнашты. Алар арасында – предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, районның иҗтимагый оешмалары, мәктәп укучылары һәм педагоглар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаңгы дистанциясенең старты һәм финишы быел икенче яктан төзелгән иде, ә трасса үзе узган елларга караганда бераз киңрәк. Яшь категориясе буенча чаңгы узышларында катнашучылар 2 һәм 3 километрлы дистанцияләрне үттеләр.
Чара ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина спортчыларны сәламләде һәм аларга уңышлы старт теләде.
Беренче булып VIP-йөгереш чаңгычылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар белән бергә старт алды. Алар артыннан 2011 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар, аннары хатын-кызлар һәм иң соңыннан ир-атлар.
Ярышның иң яшь катнашучысы биш яшьлек Полина Звягинцева булды, бу аның тормышында беренче чаңгы узышы. Иң өлкән катнашучы — Иске Урыссу авылыннан ветераннар советы рәисе - 72 яшьлек Равия Садыйкова.
Бүләкләү тантанасын район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов алып барды. Сүз уңаеннан, «Хатын-кызлар 45+» категориясендә мактау пьедесталын район хатын-кызлар советы вәкилләре алды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.