Укучылар Россиянең Хәрби дан көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне — совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.

Район мәдәният йортында Урыссуның 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 сыйныфлары өчен «Сталинград сугышы — Россиянең Хәрби даны көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

Чара барышында Икенче бөтендөнья сугышының видеофрагменты күрсәтелде. Ахырда, катнашучылар Ватан өчен сугышта һәлак булган Сталинград сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International