Гимназистлар Урыссу хастаханәсендә булдылар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Профильле сыйныфларда һөнәри юнәлеш бирү максатыннан гимназия укучылары Урыссу үзәк район хастаханәсендә булдылар һәм КДМУ профессоры В.В. Вәлиуллин белән очраштылар.

Чара барышында балалар табиб һөнәре, хастаханәбезнең лаеклы медицина хезмәткәрләре турында күп кызыклы мәгълүматлар белделәр һәм медицина вузына керү таләпләре белән таныштылар.

Табиб булырга теләгән булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өлкән буыннан үгет-нәсихәтләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International