Ютазы укучылары республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр арасында

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Ютазы районының өлкән сыйныф укучылары республика һәм бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча яңа җиңүләр яуладылар.

 

Урыссу гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Алина Зарипова (укытучысы Садыйкова Фирүзә Илкам кызы) һәм Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Элина Каюмова

(укытучысы Котдусова Гүзәлия Рәсим кызы) татар телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.

 

Урыссуның 3нче санлы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дарья Нагайцева җәмгыять белеме буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры булды (укытучысы Нигъмәтуллин Рөстәм Фәрагать улы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International