Ютазы чаңгычысы алтын медаль яулады

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Октябрьский шәһәрендә узган чаңгы узышлары буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә Ютазы чаңгычылары катнашты.

Оештыру комитеты чакыруы буенча ярышларда Ютазы районы командасы да катнашты.

Олимп спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Искәндәр Латыпов 2010-2011 елларда туган егетләр арасында 3 км дистанциядә классик стильдә алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International