Анастасия Фалько: «Минем җиңүем — балалар белән безнең уртак җиңүебез»

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

«Атлант» яшүсмерләр клубы директоры Анастасия Фалько «Хатын-кыз - лидер» номинациясендә җиңү яулады.

Анастасия җитәкче генә түгел, ул – яшүсмерләр үзәгенең җаны, яшьләрнең  лидеры. Һәрбер яшүсмер белән уртак тел таба белү, аларның уй-фикерләренә, хисләренә карата игътибарлы булу, аңа чын остаз булып формалашырга ярдәм итте.

Әлеге чарада катнашуда Анастасиягә районның волонтерлар отрядлары – яшүсмерләр клубы активистлары ярдәм иттеләр. Үзәк белгечләре белән берлектә балалар визит карточкасы өчен видеоролик ясадылар, бергәләп конкурсның иҗади өлеше өчен музыкаль флешмоб әзерләделәр.

- Минем җиңүем —  балалар белән безнең уртак җиңүебез! Яшүсмерләр үзәге белгечләренең һәм район волонтерлар отрядлары балаларының хезмәте. Кыска гына вакыт эчендә без «Атлант»ның эшчәнлеге турында иҗади номер әзерләдек һәм видеоролик төшердек. Безнең форматтан тыш чыгыш ясавыбыз, мөгаен, безгә үзенчәлек өстәде – җиңү китерде, – дип үз хисләре белән уртаклашты Анастасия.

Анастасия ярдәмендә җирле яшүсмерләр белемнәрен арттыралар, башка шәһәрләргә барырга мөмкинлек алалар. Яңа күнекмәләр алу, тәҗрибә туплау һәм үз-үзләренә ышанычларын арттыру, аларга, һичшиксез, тормыш авырлыкларын җиңәргә һәм киләчәктә уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.

Анастасия Фалько үз-үзенә ышанган, энергияле, шат күңелле һәм иҗади кыз. Ул – яшьләр белән эшләү буенча квалификацияле белгеч.

Яшь хатын-кыз - лидер үз һөнәрен нәкъ менә шушы өлкәдә тапкан дип саный. Анастасиянең Ютазы районында яшьләр сәясәтен үстерү буенча күп кенә планнары һәм идеяләре бар. Аның тырышлыгының нәтиҗәләрен без инде бүген үк күрәбез – ул язган проектлар буенча 12 млн.сумлык сигез грант инде гамәлгә ашырыла.

Алга таба тагын да зуррак җиңүләргә ирешергә язсын. Иң яхшысы һәм иң кызыклысы әле алда!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International