Психологик десант кысаларында Урыссуның 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мин үз-үзем белән гармонияле тормыш сайлыйм» дип исемләнгән тренинг элементлары белән класс сәгатьләре үткәрелде.
Педагог-психолог Регина Гәрәева сәламәт яшәү стилен, үз-үзеңне тоту стратегияләрен һәм шәхси ресурсларны формалаштыру нияте белән сыйныф дәресе үткәрде.
Шулай ук мәктәп укучылары өчен «Бу сиңа кагыла!» дип исемләнгән тренинг үткәрелде.