Район волонтерлары экотрендта

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

ТР Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә «БлагоДарение» фонды волонтерлары өчен чираттагы экологик-агарту тренингы узды.

Тренингта Ютазы районының «Активистлар Лигасы» һәм «Җылы йөрәк» волонтерлары катнашты.

Балалар өчен «Эко-мода: тотрыклы мода тренды ничек барлыкка килде һәм ул ни өчен кирәк»  дип исемләнгән темага семинар үткәрелде.

Шулай ук экологик Своп оештырылган (ингл.теленнән swap - алмашырга), катнашучылар үзләренең кулланылмый торган әйберләрен алып килделәр һәм башкалар белән алмаша алдылар.

Тренингның мөһим өлеше - бу елга планнар төзү. Волонтерлар һәм аларның остазлары экологик чараларны үткәрүнең кызыклы вариантлары турында сөйләштеләр һәм моның өчен нәрсә кирәклеген хәл иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International