Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссуның 3 нче санлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Фән серләр ача» дигән белем сәгате үткәрделәр.
Китапханәче кешелек тормышын үзгәрткән уйлап табулар турында сөйләде.
Чара барышында балалар заманча фән өлкәсендәге уникаль уйлап табулар һәм казанышлар, фәнгә өлеш керткән Нобель премиясе лауреатлары турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр.
Укучылар кызыклы һәм мавыктыргыч тәҗрибәләрдә үзләренең тапкырлыкларын һәм эрудицияләрен күрсәттеләр, катлаулы логик мәсьәләләр чиштеләр. Очрашу ахырында балалар фән кызыклы һәм мавыктыргыч дигән нәтиҗәгә килделәр!