Иске Урыссу авылының «Дулкын» вокаль ансамбле Ютазы халкын үзенең иҗаты белән сөендереп тора

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елда Иске Урыссу авыл мәдәният йортында Әниләр көненә конкурс оештырылды. Иске Урыссу авылында яшәүче катнашучылар интеллектуаль, кулинар һәм иҗади биремнәрне бик зур энтузиазм белән үтәделәр. Нәкъ менә шул вакытта бу мөлаем хатын-кызларның яшерен талантлары ачыла да инде. Шул рәвешле, 2017 елда авыл мәдәният йорты сәхнәсендә дүрт катнашучыдан торган «Дулкын» вокаль ансамбле барлыкка килә. Вакыт узу белән катнашучылар саны унга кадәр арта, аның составында нигездә пенсионерлар һәм укытучылар. Барлык катнашучыларны музыка һәм җыр ярату берләштерә. Еллар узу белән ансамбль репертуары киңәя, төп урынны татар халык җырлары алып тора.

Коллектив оешканнан бирле инде шактыйозын юл үтелгән — үз иҗатлары белән клуб чараларында авыл халкының мәхәббәтен яулап, ансамбль район чаралары дәрәҗәсенә чыга, аннары инде республика фестивальләрендә һәм конкурсларында катнаша башлый (Чаллы шәһәрендә «Сердәш» төбәк-ара татар сәнгате конкурсы фестивале, Бөгелмә шәһәрендә «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара фестивале, Октябрьский шәһәрендә «Уйна гармун» халык бәйрәме,  Әлмәт шәһәрендә «Традицияләрнең тере җепләре»үзешчән фольклор коллективлары фестивале һ.б.). Коллектив төрле дәрәҗәдәге призлы урыннарга, күп санлы грамоталарга һәм дипломнарга ия.

Коллектив җитәкчеләре: авыл мәдәният йорты мөдире Садыйкова Раилә Раил кызы һәм сәнгать җитәкчесе Мезенцева Венера Әнвәр кызы Алар коллективны алга этәрү буенча нык эш алып баралар, коллектив өчен костюмнар тегә торган спонсорлар табалар, репетицияләр һәм конкурсларга һәм район чараларына чыгулар оештыралар.

2022 елда ансамбль бишьеллык юбилеен билгеләп үтте.  2023 елда Спас районы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында ансамбль «Халык үзешчән вокаль ансамбле» исемен алды.

Район мәдәният йорты методисты Ләйсән Хәйриева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International