«Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбле җитәкчесе Оксана Заляева коллективның республика конкурсында катнашуы турында сөйли:
Быел «Сударушка» һәм «Мизгел» вокаль ансамбльләре тәүге тапкыр «Җырчы сандугач иле» фестиваленә бардылар.
Салкынга һәм буранга карамастан, Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 40 вокаль ансамбль дә үзләренең осталыкларын күрсәтергә һәм иң яхшылар исеме өчен көрәшергә Әлмәт шәһәренә җыелдылар.
Быел «Сударушка» кече төркемдә чыгыш ясады, алар күңелле такмаклар башкардылар Батршина Әлфия Әсләм кызы җитәкчелегендәге «Мизгел» вокаль ансамбле татар җыры белән лаеклы чыгыш ясады.
Безнең казанышлар:
«Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбле - I дәрәҗә лауреат
«Мизгел» вокал ансамбле - III дәрәҗә лауреат
Ике коллектив та акчалата премияләр һәм бүләкләр алды. Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!
«Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбле җитәкчесе Оксана Җәләева