Ютазы укучылары «Бер ил - бер команда!» акциясенә кушылды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 7 февралендә Сочида Олимпия уты кабызылды.

10 елдан соң да аның ялкыны Россия гражданнарының йөрәкләрендә бердәмлек, горурлык һәм Ватанга карата мәхәббәт символы буларак янып тора!

Безнең спортчыларга ярдәм итү йөзеннән Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Бер ил - бер команда!» акциясендә катнаштылар.

Акция кысаларында Ютазы укучылары спортчыларыбызга ярдәм итү өчен лозунглар әйтеп видео төшерделәр. Чөнки нәкъ менә җанатарларның ярдәме һәрвакыт безнең спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Һәм бүгенге көндә бу ярдәм аларга аеруча да кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International