Кәрәкәшле авылы китапханәсендә, кече мәктәп яшендәге кулланучылар өчен, Россия фәне көненә багышланган «Мавыктыргыч фән» дип исемләнгән интеллектуаль-иҗади уен узды.
Китапханәче балаларга фән төшенчәсе турында, аның ни өчен кирәклеге һәм дөньяны үзгәрткән зур ачышлар турында сөйләде. Уен дүрт бүлектән торды: фән, сәнгать, табигать, кеше.
Чара ахырында балалар конструктор җыйдылар