Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч мәктәпнең 4 В сыйныфы укучылары өчен «Кызыклы фән» әдәби-уен программасы узды.
Дөнья бик күп кызыклы һәм билгесез әйберләргә бай. Кеше, тирә-юньдәге табигатьне күзәтеп кенә калмыйча, аннан өйрәнергә дә тырыша. Канатлары булмаганга, кеше очу аппаратларын уйлап тапкан. Су астында озак тора алмаганлыктан, акваланг, батискаф һәм су асты көймәсен уйлап тапкан. Кеше һәрвакыт яңа ачышлар ясый: кәгазь һәм тәгәрмәч, паровоз һәм автомобиль, самолет һәм ракета, телефон һәм телевизор, компьютер һәм видеотехника, болар барысы да кешенең яшәү рәвешен һәм хәтта кешелек тарихын да үзгәртә.
Чара барышында Кунафина Светлана балаларга «фән» төшенчәсенең нәрсә аңлатканы һәм ни өчен кирәклеге, дөньяны үзгәрткән зур ачышлар, кызыклы фактлар турында сөйләде.
Уен ике команда арасында ярышлар рәвешендә узды. Балалар төрле темалар буенча сорауларга җавап бирделәр.