Урыссуның 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә медиация хезмәтенең чираттагы очрашуы узды.
Мәктәптә куркынычсызлык – ул ышаныч, тынычлык, укучыларның барлыкка килгән проблемаларына карата битараф булмау, мәктәп коллективында яхшы микроклимат, өлкән сыйныф укучыларының кече сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтү, өлкәннәр һәм балалар арасында үзара аңлашу.
Мәктәп медиациясе мәгариф учреждениесендә куркынычсыз урын формалаштыру өчен нигез булып тора.
Мәктәптә барлыкка килә торган конфликт, җәмгыятьтәге кебек үк, котылгысыз һәм алга таба үсеш шартларының берсе. Әмма аны тыныч юл белән чишәргә өйрәнергә кирәк. Медиация, әлбәттә, барлык конфликтларны тиз арада чишә торган тылсымлы чара түгел. Әмма медиация ярдәмендә бәхәсләрне һәм конфликтларны җитдирәк нәтиҗәләргә китермичә хәл итәргә мөмкин.