Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында Ташкичү авылы китапханәсендә ата-аналар өчен «Интернет белән кулланучыларга киңәшләр» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
Бүгенге көндә Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар өчен интернет аша аралашу яхшымы, начармы? Балалар онлайн форматта күпме һәм ничек аралашырга тиеш? Балаларның Интернетта аралашуын чикләргә кирәкме? Чарада бу һәм башка сорауларга җавап бирергә тырыштылар.
Китапханәче ата-аналарга Интернетта дөрес мәгълүмат эзләргә өйрәтергә, балалар өчен файдалы, кызыклы, куркынычсыз ресурслар исемлеген төзергә һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Алга таба катнашучылар «Балагыз интернетка бәйлеме?» дигән кечкенә тест үттеләр.