«Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының тарих-туган якны өйрәнү музее» МБУ, «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Кәрәкәшле авылы туган якны өйрәнү музее» филиалы фәнни-технологик үсеш күргәзмәсендә катнашты.
Күргәзмәдә төрле маркалы фотоаппаратлар, фотовспышкалар, фотокөчәйткечләр, ХХ гасыр камералары һәм фотосурәтләр бастыру өчен кирәк-яраклар, басма машиналары, стационар һәм кәрәзле телефоннар, төрле мәгълүмат чаралары (аудио пластинкалар, дисклар һ.б.), компьютерлар, портатив телевизорлар, проекторлар, радио һ.б. тәкъдим ителде.
Күргәзмәне Ютазы районы халкы һәм балалары бик кызыксынып карады. Балалар басма машинканы, фотоаппаратларны һәм телефоннарны аеруча җентекләп карадылар, ә өлкән яшьтәгеләр өчен исә яшьлекләрен искә төшерергә мөмкинлек булды.
Фән – җәмгыять мәдәниятенең иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Фән белән мавыккан кешеләр милләтнең байлыгын, аның иң көчле интеллектуаль һәм мәдәни потенциалын тәшкил итә.