Район мәдәният йортында Россиядә Гаилә елын ачуга багышланган «Гаилә — язмыш бүләге» концерты узды.
Бәйрәм концерты видеоролик белән башланды, тамашачылар алдында мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.
Район башлыгы исеменнән чара башында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Президент Владимир Путин Указы белән гаиләне яклау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен игълан ителгән «Гаилә елы» Ютазы районында тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде.
Үз чыгышында Сергей Рузанов хәзерге җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук Педагог һәм остаз елының Гаилә елы белән тыгыз бәйләнешен билгеләп үтте һәм районыбызның барлык гаиләләренә бәхет һәм иминлек теләде.
- Күптән түгел тәмамланган Педагог һәм остаз елы һәм Гаилә елы үзара бәйләнгәннәр. Башта баланы әнисе, әтисе, бабасы һәм әбисе тәрбияли. Аннары ул мәктәпкә бара, аның тормышында беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе барлыкка килә. Мәктәп – ул икенче гаилә. Шуңа күрә, Гаилә елы кысаларында, без гаиләләргә, мәктәпләргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез. Без балалар бакчаларындагы чиратларны бетерүгә ирештек. Президент кушуы буенча бөтен илдә яңа заманча мәктәпләр төзелә, аларда спорт заллары, азык-төлек блоклары, «Үсеш ноктасы» өстәмә белем бирү үзәкләре бар. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур программа бара, ул күбесенчә авыл мәктәпләренә юнәлдерелгән. Бездә барлык программаларда да традицион әхлакый һәм рухи кыйммәтләр беркетелгән, — диде Сергей Рузанов.
Аннан соң тамашачылар алдында яңа концерт номерлары белән мәдәният йорты солистлары һәм иҗади коллективлары сөендерде. Концерт программасы бик бай һәм кызыклы булды. Матур костюмнар, талантлы артистларның төрле жанрдагы номерлары беркемне дә битараф калдырмады.
Моннан тыш, район мәдәният йорты фойесында күргәзмәләр оештырылды:
Гаилә елына багышланган китап күргәзмәсе;
телефоннар, компьютерлар, фотоаппаратлар үсешенә багышланган музей күргәзмәсе;
Гаилә фотолары күргәзмәсе.