Заводта эшләүчеләр Ютазы районы башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр

2024 елның 9 феврале, җомга

Кичә гражданнарның традицион җыеннары кысаларында район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Электросоединитель» заводы коллективы белән очрашты.

 

Район башлыгы предприятие коллективын 2023 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.

 

Предприятиенең һәм районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова таныштырды.

 

Завод хезмәткәрләренең барлык сораулары контрольгә алынды

 

Җыелыш ахырында махсус операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International