Бәйрәкә мәктәбе укучылары Россиянең күренекле галимнәрен искә төшерделәр, кызыклы экспериментлар һәм тәҗрибәләр үткәрделәр.
Кем белә, бәлки киләчәктә безнең яшь якташларыбыз танылган галимнәр булырлар һәм сенсацион ачышлар ясарлар. Әлегә алар алдында бөтен дөнья ачык.
Россия фәне көнендә Бәйрәкә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары химиклар ролендә булдылар. Алар «Lava» приборы ярдәмендә эчә торган суның сыйфатын һәм углекислый газның күләмен билгеләделәр. Ә 11 нче сыйныф укучылары, парацетамол, цитрамон, сульфадимезин, ацетилсалицил кислотасы кебек дару препаратларының составын өйрәнделәр.