Ютазы районының булачак шоферлары радиоидарә машиналарында узышлар конкурсында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр.
Балалар иҗаты үзәге базасында «Радиоидарә ителә торган машиналарда узышлар» район конкурсы узды, анда Урыссу бистәсе мәктәпләре укучылары катнашты.
Катнашучыларга тәкъдим ителгән трассаны иң кыска вакыт эчендә һәм барлык юл хәрәкәте кагыйдәләре турында хәтерләп үтәргә туры килде. Җиңүчеләр медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.