Димтамак укучылары «Яруллин укулары» конкурсында катнаштылар

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Баулы районының Кызыл Яр авылында «Яруллин укулары» төбәк-ара укучылар конкурсы узды.

 

Димтамак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Әдипкә ияреп», «Күңелле балачак», «Туган ил» номинацияләрендә катнаштылар.

 

Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:

 

- әсәрнең текстын сайлап алу;

- репертуарның балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе;

- әйтелешнең мәгънәлелеге;

- тән хәрәкәте культурасы.

 

Катнашучылар арасында түбәндәге укучыларыбыз дипломнар белән бүләкләнде:

 

Зәйдуллина Диләрә — 1 нче дәрәҗә (укытучысы Адуллина А.З.);

Гарипова Динара — 2 нче дәрәҗә (укытучысы Адуллина А.З.);

Хафизов Самат — 3 нче дәрәҗә (укытучысы Имамова З.Л.);

Шәрипов Рамазан — 3 нче дәрәҗә (укытучысы Саттарова Э.Ф.).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International