«Яшь талантлар» театр студиясе Серафимовка балалар интернат-йортында кунакта булды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

«Яшь талантлар» театр студиясе коллективы Серафимовка балалар интернат-йортында булды.

 

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре, Октябрьский шәһәренең волонтерларына кушылып, педагоглар һәм сәфәрне оештыручы Айрат Гарифуллин белән берлектә, интернат балалар йортына килделәр.

 

Октябрьский шәһәре волонтерлары һәр шимбә көнне Серафимовка бистәсендәге балалар йортына йөри, вакыты белән аларга Урыссу волонтерлары – «Барс 4×4» внедорожниклар клубы (Урыссу) егетләре дә иярә.

Өстәмә белем бирү педагогы Гөлчәчәк Вәлиева волонтерларга күптән түгел генә кушылды, әмма нәкъ менә аның ярдәмендә Серафимовка интернат-йорты балалары өчен искиткеч күчмә концерт оештырылды.

 

«Игелекле йөрәк белән уртаклашыгыз» дип исемләнгән концерт бик күңелле һәм кызыклы үтте.

 

Балалар Октябрьский шәһәре һәм Урыссу бистәсеннән килгән кунакларны шатланып каршы алдылар. Концерт программасында дуслык һәм шатлык, өмет һәм мәхәббәт турында җырлар башкарылды. Концерттан соң «Яшь талантлар» студиясе артистлары һәм аларның педагогы балалар өчен музыкаль-күңел ачу уеннары үткәрделәр.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр концерттан бик канәгать калдылар, ә безнең артистлар аларның шат йөзләрен күреп сөенделәр.

Моннан тыш, волонтерлар балаларга күчтәнәчләр дә алып килделәр. Чара ахырында балалар интернат-йорты директоры «Яшь талантлар» студиясе җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиевага һәм «Барс 4×4» внедорожниклар клубы лидерына (Урыссу) ятим балаларга күрсәткән игелекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International