Ютазы чаңгычылары кабат пьедесталда

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Ютазы чаңгычылары командасы уңышлы стартлар белән сөендерүен дәвам итә.

Октябрьский шәһәрендә «Россия чаңгы юлы-2024» традицион ярышлары узды.

«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр һәм өч алтын медаль яуладылар.

11-12 яшьлек малайлар арасында 5 км дистанциядә Илтимер Латыпов беренче урынны, 13-14 яшьлек егетләр арасында 5 км дистанциядә Искәндәр Латыпов беренче урынны, ир-атлар арасында 5 км дистанциядә Илмир Латыпов шулай ук беренче урынны алды.

Латыповлар – чаңгы узышлары буенча абсолют чемпионнар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International