Урыссу гимназиясе китапханәсендә Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә әзерләнде.
Танылган язучы, балалар әдәбияты классигы Виталий Бианкиның юбилеена Урыссу гимназиясенең китапханәсендә «Сказки — несказки Виталия Бианки» дип исемләнгән күргәзмә-танышу оештырылды.
Бианки үзенең иң кечкенәләр өчен хикәяләрен «Сказки-несказки» дип атаган. Аларда яшь тыңлаучылар алдында тере табигатьнең искиткеч һәм могҗизалы дөньясы ачыла.