10-11 февральдә Казан шәһәрендә Киокушин каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Спорт чарасында республиканың барлык районнарыннан ике йөздән артык спортчы катнашты.
Тренер Александр Карпеев җитәкчелегендәге «Олимп» спорт мәктәбенең каратистлар командасы ТР Беренчелегендә Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте. Безнең спортчылар берничә дисциплинада һәм категориядә призер булдылар.
КАТА КРУППА дисциплинасы:
1 урын:
Роман Зиновьев
Сәмирә Шәяхмәтова
Әмир Сәлихов
КАТА дисциплинасы:
3 нче урын
Сәмирә Шәяхмәтова
КУМИТЭ дисциплинасы:
1 урын
Артур Зенин
Виталина Храмова
Сәмирә Шәяхмәтова
2 нче урын
Усман Шәрәфиев
Дамир Дәүләтшин
3 нче урын
Арслан Ильясов
Владислав Пригунов
Кирилл Емельянов