Махсус хәрби операциядә булган ютазылының өченче баласы туган

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

12 февральдә Бөгелмә бала тудыру йортында мобилизацияләнгән сугышчының тормыш иптәшен Ләйсән Гатченконы һәм яңа туган өченче баласын өйләренә озату тантанасы булды.

Яңа туган сабый әлеге гаиләдә өченче бала. Аңа Саида дип исем куштылар. Саида 3,067 кг авырлыкта һәм 53 см озынлыкта 7 февраль көнне дөньяга килә.

Олы абыйлары Артур һәм Ролан сеңелләренә бик шат һәм әтиләре Ватанны яклаганда әниләренең төп ярдәмчеләре булырга вәгъдә итәләр.

Бөгелмә бала тудыру йортына Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, әти-әниләре һәм өлкән балалары –Артур һәм Ролан килделәр. Бу вакыйга белән Гатченко гаиләсен җылы котлап, Сергей Рузанов Ләйсән Фәнис кызына Татарстан Рәисенең сәламләү хатын һәм район башлыгыннан бүләкләр тапшырды, балага сәламәт булып үсүен һәм, әлбәттә, әтисенең тизрәк җиңү белән өйгә әйләнеп кайтуын теләде.

Бала тудыру йорты табибы Динар Галин шулай ук гаиләне котлады һәм яңа туган балага бүләк тапшырып, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International