Каразирек укучылары белән очрашуга кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы А. Сираев килде.
Очрашуда укучылар геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр, Ватанга тугрылык саклау, үз Ватаныңны ярату, патриоты булу – Россия гражданнарының төп сыйфатлары икәнен белделәр.
Чара барышында солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар һәм туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның сугышчан рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш.
Әңгәмә ахырында балалар сугышчыга ныклы сәламәтлек һәм җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.