Район советы утырышында бүләкләү тантанасы булды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Мәдәният йортында район советы утырышы узды.

 

          Хезмәтендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен «Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты» җәмгыяте генераль директоры Илһам Сафин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

          Финанс-икътисад эшчәнлегендә ирешкән казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Ютазы районы Финанс-бюджет палатасының керемнәрне планлаштыру һәм анализлау бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйзетдиновага «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.

          Республиканың тимер юл транспорты үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Россия тимер юллары» җәмгыяте филиалының «Круглое Поле» эксплуатацион вагон депосының өлкән тикшерүчесе-ремонтчысы Айрат Галиевка «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

          Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ансель Вафауллинга ТР Рәисе рәхмәте белдерелде.

          Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте белдерелде.

          Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллин ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

          Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм ТР агросәнәгать комплексы системасында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Илмир Мәрданшин, «Уңыш» ҖЧҖ механизаторы;

- Ришат Фәррахов, «АгроМир» ҖЧҖ механизаторы;

- Илгизәр Хөсәенов, Тукай исемендәге ҖЧҖ трактористы.

          Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Электросоединитель» АҖ баш бухгалтеры урынбасары Мәфрүзә Насыйрова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

          ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева;

- Ютазы районы Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов.

          Ютазы районы китапханәләре өчен матур әдәбият сатып алуда күрсәткән хәйрия ярдәме өчен IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ядран-Ойл» АҖ директорлар Советы рәисе Ирек Салиховка Ютазы районы башлыгының рәхмәте белдерелде.

          Битараф булмавы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә шәхси өлеш керткәне өчен «Электросоединитель» АҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллинга Ютазы районы башлыгының рәхмәте белдерелде һәм «Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен» истәлекле медале тапшырылды.

          Ютазы районының социаль-икътисади үсешенә керткән аерым хезмәтләре һәм зур шәхси өлеше өчен «АгроМир» ҖЧҖ советы рәисе Сирин Галиев «Ютазы районы алдындагы хезмәтләре өчен» истәлекле медале белән бүләкләнде.

          Битараф булмаулары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә шәхси өлеш керткәннәре өчен «АКСКиМ» җәмгыятенә (генераль директоры Илһам Сафин) Ютазы районы башлыгының рәхмәте белдерелде.

          Ютазы районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен «БАСЭТ фәнни-җитештерү предприятиесе» җәмгыяте (бүләкне коммерция мәсьәләләре буенча директор урынбасары Денис Шәрипов кабул итте) Ютазы районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International