Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Разида Игнатьева һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Гомәр Гайнетдинов «Яктылан!» дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Анда Урыссу бистәсенең 3 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Чара барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген искәрттеләр. Бу аеруча кышкы чорда, тәүлекнең караңгы вакытында, шулай ук күрү мөмкинлеге җитмәү шартларында актуаль. Мондый шартларда яктылык кайтаручы элемент шоферга җәяүле кешене күрергә һәм хәтта аның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.