Урыссу гимназиясенең 2А классы бөркетләре класс җитәкчесе Л.Ш. Галиева белән бергә чаңгыга бастылар
Кечкенә спортчылар чаңгыда шуарга, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, зарядка ясарга яраталар. «Орленок-спортсмен» трегын узу барышында балалар спорт организмны ныгыта һәм авыруларны киметергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.
Спорт балага гармонияле рәвештә үсәргә ярдәм итә, нерв системасын, иммунитетны ныгыта, тулаем организм сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнү баланы дисциплинага өйрәтә, характер формалаштыра, ихтыяр көчен, максатлар кую һәм аларга ирешү осталыгын үстерә.
Россия бөркетләре белән бергә спортта бул!