Зоя Васильевна Глушкова, педагогик хезмәт ветераны, «көмеш» волонтер Урыссудагы 3нче санлы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде.
Хезмәт ветераны үзенең балалар йортында узган балачагы, ничек һөнәр сайлавы, укытучы булып эшләве турында сөйләде. Шулай ук балаларны сугыш батырлары белән таныштырды
Аркадий Николаевич Каманин (2 ноябрь 1928 — 13 апрель 1947) совет хәрби очучысы, Икенче бөтендөнья сугышының иң яшь пилоты, ундүрт яшендә мөстәкыйль рәвештә очышлар ясый башлый. Танылган очучы һәм хәрби җитәкче Н.П.Каманинның улы.
Алексей Николаевич Ботян — совет разведчигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Федерациясе Герое (2007), Краковны җимерелүдән коткарган СССР КГБ полковнигы.
Балалар Зоя Васильевнаны бирелеп һәм бик кызыксынып тыңладылар, актив рәвештә сораулар бирделәр.