Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре «Бер кем дә сугыш өчен тумаган» дип исемләнгән» Хәтер сәгате үткәрделәр.
Чарага Урыссуның 2 нче санлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова укучыларга солдатларның хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук, чара барышында балаларга Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә безнең 78 якташыбыз катнашканын, алар арасыннан өч яшь сугышчының һәлак булулары турында сөйләделәр Алар - Мияссаров Фәһим Әнвәр улы, Козин Юрий Алексеевич, Камалетдинов Альберт Әнәс улы.
Хәтер сәгате патриотизм хисе, үз халкының үткәненә хөрмәт һәм Әфганстанда хезмәт иткән совет солдатларының батырлыгы өчен горурлык тәрбияләү максатыннан уздырылды.