Кәрәкәшле авылы китапханәсендә урта мәктәп яшендәге кулланучылар өчен «Крыловта кунакта» дип исемләнгән видео-презентация узды.
Китапханәче Ирина Әхмәтова укучыларны бөек рус әкиятчесенең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Очрашу ахырында китапханәнең даими укучылары И.А. Крыловның мәсәлләре белән таныштылар, язучының әсәрләре буенча төшерелгән мультипликацион фильмнардан өзекләр карадылар.