«Көмеш кыллар» гитарачылар ансамбле (җитәкчесе Светлана Белобородова) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты.
Казанда Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Чыгыш ясаучылар арасында Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Конкурста катнашу өчен Татарстанның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән барлыгы 136 номер тәкъдим ителгән иде.
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Светлана Белобородова җитәкчелегендәге «Көмеш кыллар» гитарачылар ансамбле конкурс программасында лаеклы чыгыш ясады, үзенең осталыгын һәм инструментта башкару техникасын күрсәтте.
Ансамбль составы: Вахитова Виктория, Гараз Станислав, Гыйззатуллин Ренальд, Ахунов Герман, Ушакова Надежда, Нәбиуллин Денис, Җиһаншина Гөлия.
Халык уен кораллары-ансамбльләре номинациясендә безнең талантлы укучыларыбыз беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар!