Урыссу үзәк китапханәсендә «Балалар Интернетта» дип исемләнгән чара узды

2024 елның 16 феврале, җомга

2024 елның 6 февраленнән 13 февраленә кадәр бөтен ил буенча халыкара куркынычсыз Интернет көненә багышланган акцияләр уза.

Куркынычсыз Рунет атналыгы – Россиянең цифрлы технологияләрне куркынычсыз файдалану проблемаларына багышланган.

13 февральдә, «Куркынычсыз Рунет атналыгы» кысаларында, үзәк балалар китапханәсендә 2 нче санлы мәктәп укучылары өчен «Балалар Интернетта» дип исемләнгән мәгълүмати чара узды.

Чара барышында балалар Интернет белән куллануның потенциаль куркынычлары, интернет-бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International