Урыссу укучылары Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре

2024 елның 16 феврале, җомга

Ютазы районы укучылары Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

Урыссу гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Виктория Ковалева (укытучысы Зиннәтуллина Рәмилә Хәлим кызы) — әдәбият буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе.

Урыссуның 3 нче санлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Камалтдинова (укытучысы Низамиева Оксана Александровна) — әдәбият буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International